ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Агробизнес кадрларынынң белемен күтәрү институтында ветеринар хезмәткәрләр белемен күтәрде. Уку вакытында доклар укылды, практик өлеш тә булды. 

Түбән Кама бүлеге ветеринар инспекторлары Түбән Кама шәһәре территориясендә тиешле булмаган урында, ветеринар белешмәсе булмаган килеш балык сату очрагын кисәткән. Хокук бозу турында проткол төзелгән. 

Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы бүлеге ветеринар инспекторы Әгерҗе шәһәре территориясендә авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказы бозылу очрагы турында белдерә. 9220 кг күләмендә Әгерҗе районына китерелүче сөткә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле штраф түләячәк. 


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Биектау районы ветеринария берләшмәсе коллективы отчет киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә хуҗалыклардан мал табиблары да катнашты. Киләсе айга эш планы билгеләнде. 

30 гыйнвар көнне Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин Сарман районы Җәлил ит эшкәртү комбинатында булды. Ул анда санитар үткәргечне ремонтлау буенча киңәшләр бирде, ветеринар-санитар экспертиза эшчәнлеген тикшерде. 


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Балтач районы ветеринария берләшмәсе коллективы гыйнвар аена йомгак ясады. Җыелышта хуҗалыклардагы мал табиблары да катнашты. 

Буа районы ветеринария берләшмәсе белгечләре "Агро-Нур" комплексында эре мөгезле терлекләрнең тоякларын дәвалау эшендә ярдәм күрсәтә. 

Буа районы ветеринария берләшмәсе белгечләре гыйнвар аендагы эшчәнлеккә исәп тотты. Ахырдан берләшмә җитәкчесе алдагы көннәргә эш планын тәкъдим итте. 


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

22 нче 26 нчы гыйнвар көннәрендә Лаеш районы ветеринария берләшмәсендә ревизия тикшерүе үтте. Баш ветеринария идарәсенең ревизия блеге белгечләре 2017 ел эшчәнлеген тикшерделәр. Табылган кимчелекләр буенча коллектив алдында аңлату эшләре алып барылды. 

Югары Ослан районы ветеринария белгечләре Апас бүлеге инспекторлары белән берлектә Германиядән кайтарылган 98 баш эре мөгезле терлек кабул итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International