ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында, юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә кизү вакытында 36 берәмлек транспорт туктатып тикшерә. Шуларның 18 ендә ветеринария инспекторлары контролендә булырга тиешле продукция булган. Тикшерү вакытында эре мөгезле терлекне тиешле белешмәләрсез ташу очрагы табылган. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартыла.

Баш ветеринария идарәсенең Апас территориалҗ бүлеге инспекторлары Тәтеш – Ундор юлында 266 кг елга балыгын ташуда ветеринар кагыйдәләр бозылуны ачыклый: продукциягә тиешле ветеринар белешмәләр тутырылмаган. Бу очрак РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы Законын бозу дип санала. Административ хокук бозылу турында проткол төзелгән.


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Баулы районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Илшат Гаязов бу көннәрдә районда халык җыеннарында катнаша. Районның баш ветеринар табибы халык алдында кеше һәм хайваннар өчен куркыныч булган авыруларны булдырмау турында чыгыш ясый. Һәрбер торак пунктта Илшат Гаязов район башлыгы белән хуҗалыклар торышы белән дә таныша.   

Бүген Буа районы ветеринария берләшмәсе табиблары һәм терапевт Хәмит Гобайдуллин “Кият” ачык акционерлык җәмгыяте хуҗалыкларында нодуляр дерматит авыруына каршы малларга прививка эшли башладылар. Буа районының бу  хуҗалыгында атна саен эре мөгезле терлекләрдә авырулар булдырмау өчен профилактика чаралары үткәрелә, дәвалау ысуллары буенча киңәшләр бирелә, эш нәтиҗәләре тикшерелә. Тиздән биредә малларның тоякларын чистарту буенча эш башланачак.  

6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Борындык авылы балалар бакчасында алдан күрсәтелгән кимчелекләрнең үтәлешен тикшерү үткәрә. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, алдан ачыкланган кимчелекләр тулысынча бетерелгән, ветеринария кагыйдәләре төгәл үтәлә.

6 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориалҗ бүлеге инспекторлары “Актаныш” постында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклый. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә йөк төягән машиналарны тикшерү вакытында 350 кг күләмендә төрле балык продукциясенә ветеринария белешмәсе булмаганы фаш ителә. Продукция Яр Чаллыдан Башкортостанның Нефтекама шәһәренә ташылган. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Приказы бозылу сәбәпле, гаепле кешегә протокол төзелгән.  

29 нчы гыйнвардан 2 нче февральгә кадәр Республика ветеринария лабораториясендә түбәндәге тикшерүләр үткәрелгән:

1005 тапкыр канга серология тикшерүе; 1020 тапкыр лейкозга тикшерү; 55 тапкыр канга вирусология тикшерүе; 57 тапкыр биохимия анализы; терлек азыгына 3 тикшерү; 28 тапкыр сөтне тикшергәннәр.

Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан Байлар Сабасы – Шәмәрдән юлында кизү тору вакытында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә 9 берәмлек транспорт тикшерелгән. Шуларның 5 се ветеринар инспекторлары контролендә булырга тиешле продукция ташуы ачыкланган. Хуҗалыклардан җыелган сөтнең ветеринар белешмәсе булмаган өчен, машина йортүчегә кагыйдә бозу турында протокол төзелә.

Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан, еллык планлы тикшерү кысаларында, Казан шәһәренең бер уку йортына тикшерү үткәрде. Тикшерү вакытында ветеринария өлкәсендә хокук бозу очрагы теркәлә: ит продукциясе уку йортына ветеринар белешмәләрсез китерелгән. Бу – ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы булып санала. Хокук бозучыны административ җаваплылыкка тартканнар.

Мәскәү – Уфа юлында (“Малиновка” посты) Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге инспекторлары күчмә постта кизү вакытында  ике тапкыр ветеринар кагыйдәләрне бозу очрагын ачыклаган: колбаса продукциясе ветеринар белешмәләрдән башка гына сәүдә нокталарына озатылган. Хокук бозучыларга карата протокол төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International