Ветеринария инспекторлары җыелган сөтне ветеринар документларсыз ташу фактын теркәгән

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

6 нчы февралькөнне постта кизү вакытында Баш ветеринария идарәсенең Саба территориалҗ бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 18 берәмлек автотранспортны туктатып тикшерә. Шул вакытта җыелган сөтне ветеринар документларсыз ташу факты теркәлгән. Ветеринария кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International