7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары “Тула 2” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә машиналарны тикшерү вакытында ветеринария таләпләрен бозу очрагын фаш итә: 165 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен Яр Чаллыдан Түбән Камага ветеринар белешмәсез илтергә теләгәннәр. Моның өчен административ җаваплылык каралган.