7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Актаныш” постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: 6 баш ат Чиләбе өлкәсеннән Киров өлкәсенә кадәр ветеринар документларсыз ташылган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы административ җаваплылыкка тартыла.