Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Тула 2” постында юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән берлектә транспорт чараларын тикшерү вакытында ветеринар таләпләр бозылу очрагын ачыклый: Яр Чаллыдан Чирмешән районына илтелүче 22,3 кг балык продукциясенә ветеринар белешмә язылмаган. Гаепле кешегә карата административ җәза турында протокол языла.