7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары тиешле булмаган урында елга балыгы сату урыннарын ачыклау максатыннан рейд үткәрә. Чистай районының Кызыл Яр авылы территориясендә ветеринар таләпләрне бозып елга балыгы белән сәүдә итү очраклары ачыкланмаган.