Планлы тикшерү нәтиҗәләре

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

7 нче февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Олы Талкыш авылы балалар бакчасында планлы тикшерү үткәргән. Тикшерү барышында балалар бакчасына китерелгән терлекчелек продукциясенә ветеринар белешмә булмау факты ачыкланган. Бу күренеш “Ветеринария турында”гы Законны бозу дип санала. Хокук бозуга китергән кеше җаваплылыкка тартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International