Саба бүлеге ветеринария инспекторлары Мәскәү - Уфа юлында сөт ташучы машинаны тикшергәндә ветеринария кагыйддәләрен тупас бозу очрагына юлыга - сөт тиешенчә ябылмаган савытка салынган. "Ветеринария турындагы" Законны бозган өчен гаепле штрафка тартыла.
Казан - Яшел Үзән юлында Апас бүлеге ветеринар инспекторлары Мордовиядән китерелүче 115 кг күләмендәге кош ризыкларына тиешле белешмәләр булмавын ачыклый. Ветеринария кагыйдәләрен тупас бозган өчен әтраф каралган.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Баш ветеринария идарәсе Дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге ветеринар инспекторлары Буа районында шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтне сатуга әзерләү һәм сатуда ветеринар таләпләрне бозу очрагын ачыклаган: сөт продукциясе мәҗбүри ветеринар документлардан башка сатуга чыгарылган. Бу очрак “Ветеринария турындагы” РФ Законын бозу дип санала. Хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган.
Буа районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Булат Шакуров “Дружба” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры Солат Даутов белән “Татарстан” терлекчелек комплексының “Бюрганы” бүлекчәсендә булды. Җитәкчеләрнең максаты – терлекчелек комплексындагы шартлар белән танышу.
Бүген Арча районы ветеринария берләшмәсендә узган 2017 нче елга һәм 2018 нче елның гыйнвар аена эш нәтиҗәләре ясадылар. Берләшмә җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов яңа елның беренче кварталына эш планын тәкъдим итте, язгы эпизоотиягә каршы чаралар вакытына бурычлар куйды.
Яр Чаллы бүлеге ветеринар инспекторлары "Тула-2" постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә машиналарны тикшергәндә ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: 36 000 данә тавык йомыркасы ветеринар белешмәсез ташылган. Гаепле штраф түләргә тиеш була.
Сарман районы ветеринария берләшмәсе коллективы узган елга нәтиҗәләр ясады. Киләсе елга яңа эш планнары билгеләнде.
Казан шәһәре территориясендә ике урында ветеринар белешмәсез генә елга балыгы белән сәүдә итү ачыкланган. Казан бүлеге инспекторлары гаеплегә карата проткол төзегән.
Казан бүлеге инспекторлары Казан шәһәре территориясендә ит ризыкларын ветеринар белешмәсез генә сату очрагын кисәткән. Сату туктатылган, протокол төзелгән.
Казан бүлеге ветеринар инспекторлары Казан шәһәрендә ветеринар белешмәләре булмаган килеш елга балыгы сату очрагына юлыккан. Гаеплегә карата административ җаваплылык каралган.