Алмаз Хисаметдинов Казанда 11 сентябрьдә ачылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшен тикшерде

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Шимбә көнне, 11 сентябрьдә, Казанда һәм республикада традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казан шәһәрендәге берничә ярминкә эшенә күзәтү ясады. 

Ул беренче булып "Казан" Агросәнәгать паркы" территориясендәге ярминкә территориясендә булды, сәүдә рәтләрен карап чыкты, ярминкәгә китерелгән продукциянең сыйфаты турында ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре белән аралашты.

Ярминкә киштәләрендәге барлык ит, балык һәм сөт ризыклары, умартачылык продукциясе, мәҗбүри тәртиптә ярминкәгә ветеринария документлары (ВСД) белән килә. Барлык продукция Республика ветеринария лабораториясе һәм «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе»нең 30 нчы номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан җентекләп тикшереләләр.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре көн саен азык-төлек чималының һәм ит, сөт ризыклары, балык, йомырка, яшелчә, ит һәм балык эшләнмәләренең, бал һәмумртачылык продуктлары сыйфатына анализ ясый.

Сәүдә башкаланың һәр районында 15 мәйданчыкта оештырылган иде. Фермерлар шәһәр халкына  юнь бәяләрдән азык-төлек продукциясе тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, ярминкәләрдә ит, яшелчә, бал һәм башка азык-төлек продуктлары, шулай ук көнкүреш хуҗалык товарлары сатып алырга мөмкин иде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International