ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балтач район башкарма комитетында район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы белән берлектә, Эчке эшләр министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән бергә терлек һәм кош-корт китерү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр белән очрашу булып узды.


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

2021 елда дөньяда барлыгы 4,4 мең кош гриппы авыруы очрагы теркәлгән. Әлеге авыру чыганаклары дөньяның 65 илендә ачыклаганнар. Әлеге мәгълүматлар Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы (МЭБ) мәгълүматларына нигезләнеп бирелде. 


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының ветеринария табиблары, ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге инспекторлары республикага рөхсәтсез терлек кертү очракларын булдырмау эшен һәм торак пунткларында терлек сату-алуны тикшерүне дәвам итәләр.

2022 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хайваннар һәм терлек азыгы өстәлмәләрен теркәүнең яңа тәртибен күздә тоткан закон үз көченә керде. Шулай ук Яңа ел башыннан цирк, зоопарк, дельфинарий кебек оешмаларда хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында куллану өчен лицензиясез эшли алмаячак. Моннан тыш, 1 марттан авыл хуҗалыгы терлекләренә кагылышлы яңа ветеринария кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Кагыйдәләр себер түләмәсе, листериоз, сарыклар һәм кәҗәләр чумасы кебек куркыныч чирләргә кагыла.


31
декабрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Яңа ел бәйрәме белән котлавы.


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч чирләре үтеп керү куркынычы турында кисәтә. Оренбург өлкәсенең Беляев районында шәхси ярдәмче хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр арасында җир учагы теркәлү сәбәпле, Татарстан Республикасының барлык районнарында администрация башлыклары рәислегендә, Баш ветеринария табиблары катнашында Татарстан территориясенә карантиннарны булдырмау буенча киңәшмәләре узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов "Аеруча куркыныч хайван авыруларын булдырмау буенча республика штабы" утырышында чыгыш ясады. Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә узды. 


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов журналистлар белән очрашты. Татарстан Республикасы ветеринария берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы һәм ветеринария-профилактика чараларын тәмамлау нәтиҗәләренә һәм 2021 елгы эш йомгакларын ясау буенча матбугат конференциясе "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ветеринария учреждениеләренә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуга куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International