Татарстан Республикасында йогышлы һәм аеруча куркыныч хайван авыруларын республика территориясенә кертмәү һәм таралуны булдырмау айлыгы дәвам итә. Шул нисбәттән Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Кама Тамагы районында әлеге темага багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Наил Вазыйхов, районның баш ветеринария табибы Руслан Шакиров, авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, терлек сату һәм терлек ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашты.
Татарстан Республикасында йогышлы һәм аеруча куркыныч хайван авыруларын республика территориясенә кертмәү һәм таралуны булдырмау айлыгы дәвам итә. Шул нисбәттән республика чикләрендә ветеринария-полиция постлары эше оештырылды. Постларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ органнары хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре кизү тора.
Бүген Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казанның ветеринария табибларына күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең йомгаклау коллегиясе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, Казан шәһәре Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, Идарә бүлекләре башлыклары һәм Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашында узды.
"Казан" Агросәнәгать паркының" ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә ветеринария-санитария экспертларының уку курслары дәвам итә. Алар 2022 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ваклап сату базарларында эшкәртү һәм сату өчен сөт һәм сөт продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы билгеләү һәм үткәрү кагыйдәләрен раслау турында» 28.06.20021 елның, 421нче санлы боерыгы үз көченә керүгә бәйле рәвештә уза.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Лаеш районында булды. Биредә район территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының нодуляр дерматиты, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларның республика территориясенә үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы Олег Портнов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм терлек сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекләрнең йогышлы авыруларын профилактикалау чараларын планлаштыру тәртибен эшләделәр. Бу эпизоотиягә каршы чараларның җыелма планы булачак, ул Россельхознадзорның «ВетИС» системасы мәгълүматлары һәм төбәкләрдән хайваннар саны турында мәгълүматлар нигезендә формалаштырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды. Биредә район территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының нодуляр дерматиты, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларга юл куймау буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Теләче районында булды. Биредә республика территориясенә аеруча куркыныч хайван чирләренең үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Саба районында булды. Биредә республика территориясенә аеруча куркыныч хайван чирләренең үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды. Республиканы аеруча куркыныч хайван чирләреннән саклау һәм авыру йогуны кисәтү максатын күзаллаган киңәшмәләрне ветеринария белгечләре республиканың барлык районнарында җыярга ниятли.