Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең йомгаклау коллегиясе узды

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең йомгаклау коллегиясе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, Казан шәһәре Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, Идарә бүлекләре башлыклары һәм Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашында узды.
Коллегия эше барышында Казан ветеринария берләшмәсе һәм ветеринария клиникаларының узган елдагы эшчәнлегенә анализ ясалды һәм эшенә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International