Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды. Биредә район территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының нодуляр дерматиты, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларга юл куймау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы Динар Сөләйманов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, Балык Бистәсе районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекләрне кертү һәм сату белән шөгыльләнүче фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге республиканың барлык районнарында республика территориясенә аеруча куркыныч хайван авырулары үтеп керүне булдырмау максатларында мондый киңәшмәләр үткәрә. Шулай ук республика чикләрендә ветеринария белгечләре Татарстан территориясенә кертелә торган терлек тә контрольдә тотыла.
Киңәшмә барышында Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстаннан, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан хайваннар кертүне туктату турында хәбәр ителде. Терлекләрне кертү мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә һәм «Меркурий» системасында рәсмиләштерергә тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына авылларда сатып алучыларның эшен күзәтеп тору турында халыкка хәбәр итү, шулай ук терлек сату фактлары турында Эчке эшләр министрлыгына һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итү һәм хуҗалык кенәгәсендә терлекләр исәбен алып бару турында әйтелде.