Татарстанда йогышлы хайван авыруларын республика территориясенә кертмәү айлыгы дәвам итә

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасында йогышлы һәм аеруча куркыныч хайван авыруларын республика территориясенә кертмәү һәм таралуны булдырмау айлыгы дәвам итә. Шул нисбәттән республика чикләрендә ветеринария-полиция постлары эше оештырылды. Постларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ органнары хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре кизү тора. Атна саен терлекләр һәм терлекчелек продукциясен ташу буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуның 15тән артык очрагы теркәлә. (РФ КоАП 10.8 ст.). Әлеге кагыйдә бозу очраклары хайваннар һәм кошлар арасында йогышлы авырулар таралуга китерергә мөмкин. 

Татарстан халкына, терлек сату-алу белән кәсеп итүче гражданнар игътибарына: йогышлы һәм аеруча куркыныч хайван авыруларын республика территориясенә кертмәү һәм таралуны булдырмау өчен рөхсәтсез терлек сатучылардан, чит төбәкләрдән китереп сатучылардан авыл хуҗалыгы терлекләрен алмавыгыз сорала. Бары тик Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан һәм ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рөхсәте булган очракта гына терлекләрне республика территориясенә кертү һәм сатып алу тыела. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International