Лаеш районында аеруча куркыныч хайван авыруларының республика территориясенә үтеп керүен булдырмау буенча киңәшмә узды

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Лаеш районында булды. Биредә район территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының нодуляр дерматиты, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларның республика территориясенә үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы Олег Портнов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, Лаеш районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм терлек сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге республиканың барлык районнарында республика территориясенә аеруча куркыныч хайван чирләре - тилчә һәм төенле дерматит үтеп керүне булдырмау максатларында мондый киңәшмәләр үткәрә. Шулай ук республика чикләрендә постлар эшли, ветеринария белгечләре Татарстан территориясенә кертелә торган терлекне контрольдә тота.

Киңәшмә барышында Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстаннан, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан хайваннар кертүне туктату турында хәбәр ителде. Терлекләрне кертү мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә һәм «Меркурий» системасында ветеринария рөхсәте документы рәсмиләштерергә тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына авылларда сатып алучыларның эшен күзәтеп тору турында халыкка хәбәр итү, шулай ук терлек сату фактлары турында Эчке эшләр министрлыгына һәм ветеринария хезмәтенә хәбәр итү һәм хуҗалык кенәгәсендә терлекләр исәбен алып бару турында әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International