"Казан" Агросәнәгать паркының" ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә ветеринария-санитария экспертларының уку курслары дәвам итә. Алар 2022 елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ваклап сату базарларында эшкәртү һәм сату өчен сөт һәм сөт продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы билгеләү һәм үткәрү кагыйдәләрен раслау турында» 28.06.20021 елның, 421нче санлы боерыгы үз көченә керүгә бәйле рәвештә уза.
Шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Балык һәм балык продукциясен эшкәртү һәм сату өчен ветеринария-санитария экспертизасы билгеләү һәм үткәрү кагыйдәләрен раслау турында" 2021 елның 24 ноябрендәге 793 номерлы боерыгы һәм "Авыл хуҗалыгы кошларына һәм йомырка продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү хакында" 24.11.2021 елның 794 санлы боерыгы да гамәлгә керәчәк.
Бүген Казан шәһәре ветеринария берләшмәсенең ветеринария-санитария экспертизасы белгечләре укуларда булдылар. Укуларны республика ветеринария лабораториясенең ветеринария-санитария экспертизасы бүлеге мөдире Светлана Хәмитова, Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең ВСЭ бүлеге башлыгы Рысаева Валентина, шулай ук "Казан "Агросәнәгать паркы" ВСЭ лабораториясенең ветсанэкспертлары алып бара.
Республиканың ветеринария-санитария экспертизасы белгечләре өчен укыту курслары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды. Эшне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов алып бара.