Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Теләче районында булды. Биредә республика территориясенә аеруча куркыныч хайван чирләренең үтеп керүенә юл куймау буенча киңәшмә узды. Республиканы аеруча куркыныч хайван чирләреннән саклау һәм авыру йогуны кисәтү максатын күзаллаган киңәшмәләрне ветеринария белгечләре республиканың барлык районнарында җыярга ниятли. Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге катгый саклану режим кысаларында ветеринария белгечләре Татарстан территориясенә кертелә торган терлек күчешен аеруча нык контрольдә тота.
Киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы Илгизәр Гарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, терлекләр сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр, терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучыларга Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан, Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан хайваннар кертүне туктату турында хәбәр ителде.
Терлекләрне кертү мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерергә һәм «Меркурий» системасында ветеринария рөхсәте документы рәсмиләштерергә тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына авылларда терлек сатучыларның эшен күзәтеп тору турында күрсәтмәләр бирелде.