Республика районнарында авыл хуҗалыгы терлекләренең куркыныч авыруларын булдырмау максатыннан киңәшмәләр эше дәвам итә

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасында йогышлы һәм аеруча куркыныч хайван авыруларын республика территориясенә кертмәү һәм таралуны булдырмау айлыгы дәвам итә. Шул нисбәттән Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Кама Тамагы районында әлеге темага багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Наил Вазыйхов, районның баш ветеринария табибы Руслан Шакиров, авыл җирлекләре башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, терлек сату һәм терлек ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашты. 

Исегезгә төшерәбез, республикага башка төбәкләрдән ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка терлек кертү очракларын кисәтү максатыннан, Татарстан чикләрендә ветеринария-полиция постлары эше оештырылды. Постларда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ органнары хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре кизү тора. Атна саен терлекләр һәм терлекчелек продукциясен ташу буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозуның 15тән артык очрагы теркәлә. (РФ КоАП 10.8 ст.). Әлеге кагыйдә бозу очраклары хайваннар һәм кошлар арасында йогышлы авырулар таралуга китерергә мөмкин. 

Татарстан халкы һәм терлек сату-алу белән кәсеп итүче гражданнар игътибарына: йогышлы һәм аеруча куркыныч хайван авыруларын республика территориясенә кертмәү һәм таралуны булдырмау өчен рөхсәтсез терлек сатучылардан, чит төбәкләрдән китереп сатучылардан авыл хуҗалыгы терлекләрен алмавыгыз сорала. Бары тик ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рөхсәте булган очракта гына терлекләрне республика территориясенә кертү, сату-сатып алу рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International