Алмаз Хисаметдинов Казанның ветеринария табибларына намуслы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды

2022 елның 18 феврале, җомга

Бүген Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казанның ветеринария табибларына күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте. Биредә Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев, Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашты. Коллегия эше барышында башкаланың ветеринария берләшмәсе һәм дәүләт ветеринария клиникаларының эшчәнлегенә йомгаклар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International