ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Алексеевск зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Россельхознадзор Россия ветеринария препаратларын җитештерүчеләрне Европа Союзының бердәм кагыйдәләре нигезендә теркәү досьесаларын соңгы мизгелдә эшләп бетермәскә, ә бу эшне бүген үк башларга чакырды. Бу хакта «ЕАЭС таможня территориясендә ветеринария чаралары әйләнешен җайга салу кагыйдәләре турында» түгәрәк өстәлдә Россельхознадзор дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы урынбасары Анна Бабушкина белдерде.

Республиканың ветеринария табиблары язгы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Бу чаралар республика территориясендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр уздырыла.


30
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Балтач районында азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеген сынау-конкурсында катнашты.


28
май, 2022 ел
шимбә

Быел Буа ветеринария техникумы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар техникумында "Һөнәр академиясе"н ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов катнашты.


27
май, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Ижауда узган Идел буе федераль округында дәүләт ветеринария хезмәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнаштылар. Әлеге чара РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдовның Удмуртия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.

Удмуртия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан ветеринария хезмәте делегациясе Можга шәһәренең "Районара хайваннар авыруларына каршы көрәш станциясе" һәм "Районара ветеринария лабораториясе" ндә булды.

Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария һәм санитария экспертлары өчен оеәтырылган һөнәри стандартлар нигезендә әзерлек курслары тәмамланды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белгечләргә дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшырды.

26 майда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Корбан бәйрәмендә республика территориясендә ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү» темасына матбугат конференциясендә чыгыш ясады.

26 майда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Латыпов Солтан Чирмешән районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International