Балтач районында терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген тикшерделәр

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Балтач районында азык әзерләү техникасының һәм азык саклау урыннарының әзерлеген сынау-конкурсында катнашты. 2022 елда азык әзерләү шушы көннәрдә башланачак, техник яктан әзерлек тулысынча башкарылган. Эшлекле очрашу барышында Алмаз Хисаметдинов техниканың әзерлеген бәяләде, районның ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән аралашты, терлек азыгы әзерләү һәм рацион төзү буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International