Удмуртия Республикасына эш визиты кысаларында Татарстан ветеринария хезмәте делегациясе Можга шәһәренең "Районара хайваннар авыруларына каршы көрәш станциясе" һәм "Районара ветеринария лабораториясе" ндә булды.
Очрашу Удмуртия Республикасының ветеринария хезмәте эшчәнлеге белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу максатларында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Менделеевск, Тукай, Мамадыш район ветеринария берләшмәләре башлыгы һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев катнашты.