26 майда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Латыпов Солтан Чирмешән районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары – Марат Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе - Әгъзам Гобәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, якын-тирә районнарның баш ветеринария табиблары-хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында уза.
Киңәшмәдә хуҗалык итүнең кече рәвешләренә ярдәм итү буенча гамәлдәге чаралар турында фикер алыштылар һәм 2022 елга бурычлар билгеләделәр.
Бизнесны оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы урынбасары «Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» оешмасына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.