Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Алексеевск зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, шулай ук Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас, Чистай берләшмәләре лабораториясе мөдирләре, эпизоотологлар, терапевтлар катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар участок ветеринария пунктларының эшен, ветеринария лабораторияләренең эшен, ветеринария документларын рәсмиләштерү һәм хуҗалыкларда хайваннарны тәңгәлләштерү мәсьәләләрен анализладылар.