Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә квалификация күтәрү программасы буенча ветеринария-санитария экспертларын укыту башланды. Укыту курсына Арча, Буа, Әлки, Спас, Чистай, Мамадыш районнарының ветеринария лабораторияләре һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре чакырылган.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Чүпрәле, Апас, Чистай, Алексеевск, Азнакай, Ютазы, Тукай, Кукмара, Саба районнарының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Татарстан Республикасының район ветеринария берләшмәләрендә терлекләр сату белән шөгыльләнүче, корбанлык сарыклар сатучы эшмәкәрләр белән киңәшмәләр уза. Киңәшмәләр Корбан гаетенә әзерлек һәм корбан чалу бәйрәмендә ветеринария һәм санитария иминлеген тәэмин итү белән бәйле рәвештә үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов дәүләт имтихан комиссиясе составында Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5нче курс студентларының дәүләт имтиханын кабул итте. "Ветеринария” белгечлеге буенча дәүләт имтиханын көндезге формадагы ветеринария медицинасы факультеты студентлары тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Арча районында эшлекле сәфәрдә булды. Монда азык әзерләү техникасының 2022 елда терлек азыгы җитештерүгә әзерлеген сынадылар. Техниканы кабул итү кысаларында үзебездә җитештерелгән заманча авыл хуҗалыгы техникасы да, чит илдә җитештерелгәне дә тәкъдим ителде.Эш барышында Алмаз Хисаметдинов техниканың әзерлеген бәяләде, районның ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән аралашты.
2022 ел башыннан алып 30 майга кадәр Россиядә африка дуңгыз чумасының 26 учагы ачыкланган. Россельхознадзорның мәгълүмати-аналитик үзәге хәбәр итүенчә, кыргый кабаннар арасында иң күп чыганак теркәлгән – 17. Амур (3 учак), Волгоград (2), Орел (1), Ростов (1), Саратов (2), Ярославль (1) өлкәләре, Приморский (3), Хабаровск (2) һәм Ставрополь (1) крайлары һәм Төньяк Осетия – Алания (1) республикалары территорияләрендә инфекцияле хайваннарны таптылар.
Франциядә кошларның баш санын тиз йогучан кош гриппына каршы вакцинацияләүнең эксперименталь программасы дәвам итә. Эксперимент кысаларында үрдәкләрдә иммунизация үткәрәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Алексеевск районында булды. Биредә аның җитәкчелегендә районның ветеринария учреждениеләре эшчәнлегенә анализ ясау буенча чираттагы айлык киңәшмә узды.
Бүген Саба ветеринария берләшмәсендә Саба районы Эзмә авылының "Чишмә Саф" балалар бакчасы нәниләре кунакта булып китте. Чараны "Saba Balahoner" проекты кысаларында, эпизоотиягә каршы эш буенча җитәкче урынбасары Сергей Павлов үткәрде.
Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Балачак - кеше тормышының иң тылсымлы, иң бәхеле чоры. Һәр баланың да балачагы имин, бәхетле, әти-әниле тулы гаиләдә узсын иде. Һәр бала үзен яраткан һәм якланган итеп хис итәргә лаеклы.