Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария һәм санитария экспертлары өчен оеәтырылган һөнәри стандартлар нигезендә әзерлек курслары тәмамланды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белгечләргә дәүләт үрнәгендәге дипломнар тапшырды.
Укулар барышында Казан, Чаллы, Яшел Үзән, шулай ук Әтнә, Нурлат, Минзәлә һәм Чистай районнарыннан килгән ветеринария экспертлары терлекләрне ит комбинатына тапшыруга әзерләү мәсьәләләрен, терлекләрне суюга кадәр карау методикасын, терлек чалу технологияләре, терлек чалганда ветеринария-санитария контроле нигезләре, шулай ук югары санитар сыйфатлы терлекчелек продуктлары алуда ветеринария санитариясенең әһәмиятен һәм ролен өйрәнделәр.
Практик өлеш барышында ветеринария экспертлары шулай ук дезинфекция төрләре һәм ысуллары, хайваннарны ташу кагыйдәләре һәм ысуллары, шулай ук терлек чалу өчен һәм ит комбинатына терлекләрне кабул итү өчен озату документларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен карадылар.