ТР Мнистрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Балаларны яклау көне белән бәйрәм котлавы

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар!

Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Балачак - кеше тормышының иң тылсымлы, иң бәхеле чоры. Һәр баланың да балачагы имин, бәхетле, әти-әниле тулы гаиләдә узсын иде. Һәр бала үзен яраткан һәм якланган итеп хис итәргә лаеклы.

Балалар - безнең киләчәгебез, иң зур байлыгыбыз һәм өметебез. Аларның ничек үсүе, нинди тәрбия алуы, нинди дөньяда яшәве бездән, өлкәннәрдән тора. Әйтергә кирәк, хакимиятнең барлык көчләре үсеп килүче буынның сыйфатлы белем алу, үзенең интеллектуаль, иҗади һәм спорт потенциалын үстерү мөмкинлегенә ирешүгә юнәлдерелгән.

Балалар өчен иң мөһиме - аларны бәхетле итү. Кызларыбыз һәм улларыбызның һәр яңа көне игелекле, якты һәм кызыклы вакыйгалар белән тулып торсын иде!

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International