Саба ветеринария берләшмәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен-дәрес үткәрелде

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Саба ветеринария берләшмәсендә Саба районы Эзмә авылының "Чишмә Саф" балалар бакчасы нәниләре кунакта булып китте. Чараны "Saba Balahoner" проекты кысаларында, эпизоотиягә каршы эш буенча җитәкче урынбасары Сергей Павлов үткәрде.

«Saba Balahoner» һөнәр шәһәре - социаль юнәлешле проект, анда Татарстан Республикасы Саба районы балалары һәм укучылары түләүсез нигездә төрле оешмаларга йөри һәм эш урыннарда төрле һөнәрләр белән таныша.

Проект уен формасында балаларны һәм укучыларны төрле һөнәр үзенчәлекләре белән таныштыруга юнәлтелгән. Һөнәрләр шәһәре укучыларда һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри эшчәнлекнең төрле төрләрен күрергә һәм үз куллары белән әлеге эштә катнашып карау мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International