Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Алексеевск районында булды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Алексеевск районында булды. Биредә аның җитәкчелегендә районның ветеринария учреждениеләре эшчәнлегенә анализ ясау буенча чираттагы айлык киңәшмә узды. Киңәшмәдә районның баш ветеринария табибы Харис Хәйбуллин, эпизоотологлар, участок ветеринария табиблары, лаборантлар катнашты. Киңәшмә барышында участок ветеринария пунктларының, ветеринария лабораториясенең һәм ветеринария берләшмәсенең эшен анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International