Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов дәүләт имтихан комиссиясе составында Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 5нче курс студентларының дәүләт имтиханын кабул итте. "Ветеринария” белгечлеге буенча дәүләт имтиханын көндезге формадагы ветеринария медицинасы факультеты студентлары тапшырды.
Имтихан ахырында дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт аттестациясен уңышлы тәмамлаулары белән котладылар һәм алга таба укуларында һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләделәр.
Казан дәүләт ветеринария медецинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов сүзләренә караганда, чыгарылыш студентларының белем дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Моңа чыгарылыш студентлар хакында терлекчелек хуҗалыклары һәм агрофирмалар җитәкчеләреннән рәхмәт сүзләре һәм яхшы бәяләмәләре дәлил. Шулай ук хәзерге студентларга һөнәре белән дә бәхет елмайды, дип саный Рөстәм Равилов. Бүгенге көндә агросәнәгать өлкәсендә барысы да үзгәрә, сан үзгәрә һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәренә карата мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрә, диде ректор.