Баш ветеринария идарәсендә ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үтте

2022 елның 3 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Чүпрәле, Апас, Чистай, Алексеевск, Азнакай, Ютазы, Тукай, Кукмара, Саба районнарының ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария иминлеген, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Айрат Сәлахов, ветеринария куркынычсызлыгын, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, дәүләт ветеринария берләшмәләренең раи башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты. Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ белән Ирина Тарутина чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International