Ветеринария-санитария экспертларын укыту курслары эше башланды

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә квалификация күтәрү программасы буенча ветеринария-санитария экспертларын укыту башланды. Укыту курсына Арча, Буа, Әлки, Спас, Чистай, Мамадыш районнарының ветеринария лабораторияләре һәм Республика ветеринария лабораториясе хезмәткәрләре чакырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин курсларны ачуда катнашты, студентларны сәламләде һәм барысына да уңышлы укуларын теләде.

Белгечләрне яңадан әзерләү программасы лекцияләр, гамәли дәресләр, конкрет җитештерү ситуацияләре турында фикер алышудан гыйбарәт. Эш барышында тыңлаучылар хәзерге этапта ветеринария законнары, терлекләрне сую алдыннан карау буенча ветеринария-санитария таләпләре, терлек түшкәләренә һәм органнарына ветеринария-санитария тикшерүе уздыру тәртибе, авыл хуҗалыгы базарларында ит һәм ит продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы уздыру тәртибе, терлек продукциясе эшкәртү һәм саклау предприятиеләрендә дәүләт ветеринария контролен үткәрүнең яңартылган кагыйдәләре, «Меркурий» дәүләт автоматлаштырылган системасында эшләү һәм башкалар белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International