Алмаз Хисаметдинов Арча районында терлек азыгы җитештерү техникасы әзерлеген сынады

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Арча районында эшлекле сәфәрдә булды. Монда азык әзерләү техникасының 2022 елда терлек азыгы җитештерүгә әзерлеген сынадылар.

Техниканы кабул итү кысаларында үзебездә җитештерелгән заманча авыл хуҗалыгы техникасы да, чит илдә җитештерелгәне дә тәкъдим ителде.Эш барышында Алмаз Хисаметдинов техниканың әзерлеген бәяләде, районның ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре белән аралашты.

Баш ветеринария идарәсе башлыгы шулай ук Арча районының "Яңарыш" агрофирмасы"ның терлекчелек комплексларында, "Казанка агрофирмасы"нда, "Кырлай" һәм “Северный” хуҗылыкларында булды. Биредә ул хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышты, сөт өчен үрчетелә торган мөгезле эре терлекне карау, дәвалау һәм сөт җитештерү эше белән танышты. Шулай ук предприятиеләрнең җитәкчеләре белән хуҗалыкларны үстерү планнары һәм хәл ителергә тиешле мөһим мәсьәләләр турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International