ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүләкләре тапшырылды. «Дәүләт ветеринария учреждениесенең иң яхшы җитәкчесе» буларак Илшат Гаязов – Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсе баш ветеринария табибы танылды.

Россия Федерациясе Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан узган тантаналы чарада  “Һөнәре буенча иң яхшысы” бәйгесендә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүләкләре тапшырылды. 

Россия Федерациясенең Ветеринария хезмәткәрләре көне уңаеннан узган тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров "Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы" мактаулы исемен алучыларга  дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Хөрмәтле коллегалар! Ветеринария табиблары, санитарлар, фельдшерлар, инспекторлар, лаборатория хезмәткәрләре! Барыгызны да һөнәри бәйрәмебез, Россия Федерациясе Ветеринария хезмәткәрләре көне белән белән тәбрик итәм!


29
август, 2022 ел
дүшәмбе

Баш ветеринария идарәсе башлыгының Республика һәм башкала көне уңаеннан котлавы

Россиядә сату тыелган яки чикләнгән ветеринария препаратлары тәкъдим итүче интернет-кибетләр блокка эләгәчәк. 

Вьетнам берничә дистә иммунизацияләнгән хайван кинәт үлгәннән соң, Африка чумасына каршы яңа вакцина белән вакциналаштыруны вакытлыча туктатты.


26
август, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов рәислегендә республикада Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия хәле мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Эчке эшләр министрлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгызлар чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин рәислегендә видеоконференция режимында узды.

Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге белгечләре сыерларның субклиник һәм клиник мастит авыруына каршы яңа вакцина ясау өстендә эш алып бара, дип хәбәр итә "Ветеринария һәм тормыш" порталы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International