ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә «Ветеринария табибы» программасы буенча белгечләрне яңадан әзерләү буенча укулар башланды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин курсларны ачуда катнашты, студентларны сәламләде һәм барысына да уңышлы укуларын теләде.

Россиядә җитештерелә торган ветеринария препаратларына ихтыяҗ арта һәм Россия компанияләре импортны алмаштыру кысаларында актив эшлиләр. Бу хакта Nita-FARM компаниясе директоры, химия фәннәре кандидаты Олег Жуков сөйләде.

Казанда һәм республикада 18 мартта традиция буенча язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек ихтыяҗның азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатын күзаллаган ярминкә мәйданчыклары һәр шимбә, иртәнге сәгать 6дан 12гә кадәр эшләячәк. 


10
март, 2023 ел
җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә Мамадыш район ветеринария берләшмәсендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләрен тикшерүдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм Мамадыш районының баш ветеринария табибы Руслан Котдусов катнашты.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасының район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсенең йомгаклау киңәшмәсе узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, Казан шәһәре дәүләте ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Тимур Галиев, Идарә бүлекләре башлыклары һәм Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре катнашында узды.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сарман һәм Тукай районнарында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкчелегендә үтте.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы азагында Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды, ул Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә узды. Утырыш барышында агросәнәгать комплексының 2022 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International