ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда  12 - 14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

«Арча РДВБ» ДБУ белгечләре тарафыннан мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитны профилактикалау буенча чаралар үткәрү башланды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җитәкчелегендә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов катнашында шәхси секторда ясалма орлыкландыруны оештыру буенча киңәшмә узды. 

Тукай районында муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре катнашында гражданнар җыены башланды.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

«Из одного металла льют медаль за бой, медаль за труд…» дигән танылган цитата Алексей Недогонов поэмасыннан Тәтеш районының Пролей Каша авылыннан 96 яшьлек сугыш ветераны Михаил Якушкин белән очрашуда искә төште. Бу кеше ничек батыр сугышкан, шулай эшләгән дә. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы фронтларыннан соң ул тагын бер «фронт» ка – ветеринариягә күчә.


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе коллективы атказанган ветеринария табибы Заһидуллин Мәхмүт Хәбир улын туган көне белән котлады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Органик авыл хуҗалыгын үстерү» темасына киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Минзәлә ветеринария берләшмәсе коллективы атказанган ветеринария табибы Сабирҗанов Габбас Сабирҗан улын туган көне белән чын күңелдән тәбрик итә. Нык сәламәтлек һәм иминлек тели! Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, сизгерлегегез, кайгыртучанлыгыгыз сез тануны көткән кешеләр тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнсен. Кылган изге гамәлләрегез икеләтә әйләнеп кайтыр.


7
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш комиссиясе составында Теләче районында булды


31
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында эпизоотик хәл уңай. 2019 елның узган чорында бер генә авыру да теркәлмәгән. Әмма Россия Федерациясендә кискен эпизоотик вәзгыять безгә йомшарырга хокук бирми. Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте бер урында гына тормый, без төбәкнең эпизоотик иминлеген тәэмин итү өчен яңа проектларны гамәлгә ашырабыз. 2020 елдан биологик калдыкларны утильләштерү буенча проектны тормышка ашыру башлана, ул Татарстан Республикасының 19 районында тормышка ашырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International