ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

26 декабрьдә Тукай ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе башлыгы Фәнис Мифтахов "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы-Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов Җиләкле бистәсендә яңа ел алды ярминкәсен оештыруны бәяләделәр. Ярминкә мәйданчыкларына барлык ассортиментның җитәрлек күләме китерелгән иде.


27
декабрь, 2019 ел
җомга

27 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка суытылган елга балыгы сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Бүген Алексеевск ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.

17 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре берлектә, Түбән Кама районының "Таврия-2" стационар постында дежур торганда, терлекчелек продукциясен ташу өчен каралган автотранспортта дезинфекция процедурасы узмаган факт ачыкланды.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Чувашия Республикасыннан Казан шәһәренә ветеринария документларыннан башка 1 тушкә дуңгыз ите ташу факты ачыкланды.

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Мәскәү өлкәсеннән Яр Чаллы шәһәренә 481 кг күләмендә балык консервлары ташу факты ачыкланды.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Яшь  профессионаллар - 2019” төбәк  чемпионатында  җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале иясен, «Скотопром» ның элеккеге баш ветеринария табибы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дәүләт азык-төлек инспекциясенең җитештерү бүлеге башлыгы Шахмин Хәмзә Бакир улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

26 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре юл-патруль хезмәткәрләре белән берлектә Түбән Кама районының "Таврия-2" стационар постында дежур торганда, дезинфекция процедурасын узмаган автотранспортта терлекчелек продукциясен ташу фактын ачыклады. “Азык-төлек продукциясе иминлеге турында" Таможня берлегенең техник Регламентының 17 статьясында каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International