«Арча РДВБ» ДБУ белгечләре тарафыннан мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитны профилактикалау буенча чаралар үткәрү башланды.
2020 елның 14 гыйнварына 9 торак пунктта 4 мең баштан артык җәмәгать секторы хуҗалыгында һәм 1,5 мең баш шәхси секторда терлекләргә прививка ясатылган.
Нодуляр дерматит (узелк дерматиты) - тән температурасының күтәрелүе, тиредәге бугорклар, эчке органнардагы лайлалы тышчалар барлыкка килү, лимфатик төеннәрнең артуы, тире шешләре белән характерлана торган контагиоз вирус йогышы.
2019 елда Россия Федерациясе территориясендә авыруның 29 очрагы билгеләп үтелде, шул исәптән Идел буе федераль округында (Саратов өлкәсе – 5, Удмуртия Республикасы – 1) 6 авыру очрагы.
Бу елны Татарстан Республикасы территориясендә 900 мең баштан артык мөгезле эре терлеккә прививка ясау планлаштырыла.