Казанда Идел буе агросәнәгать форумы узачак

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда  12 - 14 февральдә Идел  буе  агросәнәгать форумы һәм  махсуслаштырылган  күргәзмә узачак, анда   Татарстан  Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре  катнашачак.   

Халыкара  махсуслаштырылган  күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык  өлкәләрен  үз эченә ала, болар:   авыл  хуҗалыгы  техникасы, җайланмалар һәм  запас частьләр, үсемлекләрне  яклау  чаралары  һәм    ашламалар, авыл  хуҗалыгы  культуралары  орлыклары,  эшкәртү  җайланмалары, продукция төргәкләре һәм  сортировкалар  һәм башкалар.     Килүчеләр  Идел буе төбәкләренең  фермер хуҗалыклары  продукциясе ярминкәсендә  сыйфатлы  натураль   товарлар  сатып ала алалар.  

Агросәнәгать форумы  кысаларында  эшлекле  программа чаралары  каралган.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясе утырышын,  авыл  хуҗалыгы  тармаклары  буенча  тематик  түгәрәк  өстәлләр, игенчелекне һәм терлекчелекне  үстерүнең  мөһим мәсьәләләре  буенча   семинарлар һәм  мастер-класслар  уздыру   планлаштырыла.  

Чараларның  максаты   – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын  ныгыту,   товарлар, җайланмалар  җитештерүчеләр һәм кайтаручылар, хезмәтләр  күрсәтүчеләр арасында  эшлекле  элемтәләр урнаштыру,  ярдәм  итү өлкәсендә  көчләрне берләштерү  һәм  агросәнәгать секторын    үстерү.  

Уздыру  урыны  –   «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге, Лаеш  районы,  Олы  Кабан авылы, Выставочный (Күргәзмә) ур., 1 йорт (Халыкара  аэропорт). Килүчеләр өчен  күргәзмәгә керү  ирекле  (түләүсез).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International