ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Утырышның төп темасы "Хәзерге заманда Татарстан Республикасы Архив фондын формалаштыру" булды. 

Тәтеш районында районның муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре катнашында гражданнар җыеннары башланды.

17 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ревизия комиссиясе Буа районы ветеринария берләшмәсендә булды.


16
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов Югары Ослан районына эш сәфәре кысаларында "Макулово" терлекчелек комплексында булды.

Адәм баласы кечкенәдән бирле нинди дә булса һөнәр турында хыяллана, тиешле белем ала, ә аннары бер генә көн дә алган белгечлек буенча эшләми. Гомумән, икенче юнәлешкә кереп китә һәм ул аның гомерлек һөнәре булып чыга.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы кушуы буенча, хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында барлык милек формасындагы предприятие җитәкчеләре, шул исәптән авыл хуҗалыгы хайваннары һәм кош-кортын сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси затлар белән киңәшмәләр үткәрелә.


15
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Саба ветеринария берләшмәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында биологик калдыкларны утильләштерү буенча семинар узды.

Мөслим РДВБ " ДБУ белгечләре тарафыннан мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматитны профилактикалау буенча чаралар үткәрү башланды.

13 гыйнварда Әгерҗе ветеринария берләшмәсендә терлекләрне үрчетү, үстерү, сую һәм аннан соң сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән киңәшмә үткәрелде.


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Баулы ветеринария берләшмәсе коллективы Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Сагындыкова Нурзия Әмир кызын туган көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International