Минзәлә ветеринария берләшмәсе коллективы атказанган ветеринария табибы Сабирҗанов Габбас Сабирҗан улын туган көне белән чын күңелдән тәбрик итә. Нык сәламәтлек һәм иминлек тели! Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, сизгерлегегез, кайгыртучанлыгыгыз сез тануны көткән кешеләр тарафыннан һәрвакыт югары бәяләнсен. Кылган изге гамәлләрегез икеләтә әйләнеп кайтыр.
Сабирҗанов Габбас Сабирҗан улы 1931 елның 3 гыйнварында Сарман районы Яңа Бүләк авылында туа. 1955 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда Кадрәк МТСында өлкән ветеринария табибы булып башлый. 1964 елда Минзәлә районы авыл хуҗалыгы идарәсенең Баш ветеринария табибы итеп билгеләнә. 1978 елның октябрендә Минзәлә МСХТ директоры итеп билгеләнә. 1989 елның 1 июнендә Минзәлә ветеринария берләшмәсе башлыгы итеп билгеләнә.
Ветеринария өлкәсендә эшләү дәверендә үз вакытында район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бүләкләр һәм Дәүләт премияләре бирелә.