Тукай районында муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре катнашында гражданнар җыеннары башланды.
Тукай ветеринария берләшмәсе дә җыелышларда актив катнаша. Авыл халкы өчен Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә эпизоотик хәл турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда йорт хайваннарын һәм кош-кортны карап тоту буенча, ветеринария законнары нигезендә, тәкъдимнәр тәкъдим ителде. Очрашу барышында аеруча куркыныч авырулар, районда инфекция учакларын булдырмау турында да сүз барды. Тукай ветеринария берләшмәсе начальнигы Ленар Хәбибуллин шулай ук халыкка биологик калдыкларны утильләштерү турында сөйләде.
Гражданнар җыены җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү максатыннан үткәрелә.