Яшел Үзән ветеринария берләшмәсе коллективы атказанган ветеринария табибы Заһидуллин Мәхмүт Хәбир улын туган көне белән котлады.
Заһидуллин Мәхмүт Хәбир улы 1940 елның 10 гыйнварында крестьян гаиләсендә туа.1968 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый һәм шунда ук хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча Яшел Үзән район станциясенең дезотряд начальнигы булып эшкә урнаша. Ике елдан соң Нурлат участок ветеринария хастаханәсендә ветеринария табибы булып эшли. Мәхмүт Заһидуллин 30 елга якын Яшел Үзән район ветеринария станциясенең өлкән ветеринария табибы-эпизоотологы һәм Баш ветеринария табибы урынбасары булып эшләгән. 2001-2004 елларда Нурлат участок ветеринария шифаханәсе мөдире була.
Мәхмүт Заһидуллин хезмәттәшләре һәм авыл хезмәтчәннәре арасында абруй хезмәткәр буларак таныла, премияләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
1990 елда ТАССРның атказанган ветеринария табибы исеменә лаек була.
Мәхмүт Заһидуллинның өч баласы бар. Уллары да әтисе юлыннан китәләр һәм авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча һөнәр сайлыйлар.
Бүгенге көндә Мәхмүт Заһидуллин Татар ислам авылында яши.