Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасында эпизоотик хәл уңай. 2019 елның узган чорында бер генә авыру да теркәлмәгән. Әмма Россия Федерациясендә кискен эпизоотик вәзгыять безгә йомшарырга хокук бирми. Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте бер урында гына тормый, без төбәкнең эпизоотик иминлеген тәэмин итү өчен яңа проектларны гамәлгә ашырабыз. 2020 елдан биологик калдыкларны утильләштерү буенча проектны тормышка ашыру башлана, ул Татарстан Республикасының 19 районында тормышка ашырылачак.
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2020 ел белән котлыйм!
Яңа ел – максатлар куеп, зур уңышларга ирешергә, дус-туганнарыгызның җылысын тоярга, могҗиза һәм тылсым тулган мизгел!
Без, узып баручы елга йомгак ясап, бәйрәмне аеруча дулканланып көтәбез, ирешелгән максатларны, тормышка ашырылган планнарны һәм ниятләрне искә төшереп, Яңа елга яңа өметләр баглыйбыз!
Яңа елда саулык-сәламәтлек, гаиләгездә татулык һәм тынычлык, тормышыгызда һәм эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез.
Һәр яңа көнне елмаеп, зур өметләр һәм хыяллар белән каршы алыгыз!
Сезгә тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы — Татарстан Республикасының баш дәүләт ветеринария инспекторы
А. Г. Хисаметдинов