ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина эш визиты белән Ютазы районында булды.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сегодня в международном выставочном центре «Казань Экспо» в рамках празднования Дня работника сельского хозяйства и перерабатывающей промышленности состоялось вручение государственных наград Республики Татарстан за значительный вклад в развитие агропромышленного комплекса республики.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина эш визиты белән Бөгелмә районында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашу оештырды. Чарада ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 6-8 октябрь көннәрендә Кукмара районында тоякларны функциональ тәрбияләү буенча укулар уздырачак.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан башкаласында ел саен 15-20 мең мәче һәм эткә котыруга каршы прививкалар ясала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Булат Нуриәхмәтов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ветеринария табибы — абруйлы һөнәр. Буа ветеринария техникумында кадрлар белән тәэминат проблемасына багышланган киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов шулай дип белдерде.

Бирегә республиканың барлык районнарыннан ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре һәм аграр тармак предприятиеләре чакырылган иде. «Ветеринария табибы — дәрәҗәле һөнәр. Аеруча терлек саны күп буган авылларда мал табибы патша кебек йөри», — диде идарә җитәкчесе.

Алмаз Хисаметдинов Буа ветеринария техникумының кадрлар әзерли торган төп уку йортларының берсе булуын әйтте. «Хәтта институтка караганда да, техникум чыгарган кадрларны күбрәк бәялибез, чөнки югары белем алганнар үз җирлекләренә бик теләп кайтмыйлар», — диде.

Профильле уку йортларында студентлар белән мондый очрашулар, яшь белгечләргә ярдәм чаралары нәтиҗәсендә, соңгы биш елда тармакта кадрлар санын 10 процентка арттыруга ирешелгән. Бүген дәүләт ветеринария хезмәтендә белгечләр белән тәэмин ителеш 95 процент дәрәҗәсендә. Тик авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, холдингларда кадрлар мәсьәләсе кискенрәк тора, диде Алмаз Хисаметдинов.

«Хуҗалык җитәкчеләре аңларга тиеш: белгечләргә яшәү һәм эшләү өчен шартлар тудыру — алар бурычы. Шул рәвешле, алар төрле авырулардан терлек санын саклап калуга да ирешәчәк», — дип саный Баш идарә җитәкчесе.

 


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Республиканың ветеринария табиблары ел саен вакцинацияләүнең икенче этабына кереште. Бу операция елга ике тапкыр үткәрелә: яз һәм көз.  

Язгы чорда барлыгы 900 мең доза, ә бер ел эчендә 1 млн 800 мең доза тарату планлаштырыла.

Көзге вакцинацияләү 28 сентябрьдан 9 октябрьга хәтле барачак.

Вакцинаны кул белән кыргый җәнлек оялары янына куеп чыгалар. Ул коңгырт төстәге брикетны хәтерләтә. Брикет ит фаршыннан тора, аның эченә вакцина куела.

Вакцинаны куллану лактация чорында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен зарарсыз санала.

Күчмә бригадаларның эше Татарстан Республикасының барлык районнарда да оештырыла.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин эш визиты белән Тәтеш районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International