Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашу оештырды

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашу оештырды. Чарада ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Очрашу барышында ул булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына авылда яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе 35 яшькә кадәрге яшь белгечләргә ярдәм итү буенча Эчке программаны гамәлгә ашыра. Әйтик, ветеринария берләшмәсенә эшкә урнашканда, белем дәрәҗәсенә карап, алар 25тән 35 меңгә кадәр бер тапкыр бирелә торган акча алалар. Шулай ук ай саен төп хезмәт хакына 8 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр өстәмә түләүләр исәпләнә", - диде ул.

Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, эшкә урнашуның төп проблемасы шунда ки, техникум тәмамлаучыларның күбесе үз тормышларын республика авыл хуҗалыгы оешмаларында практик эш белән бәйләргә теләми. Бары тик аз өлеше генә хуҗалыкка үз белгечлеге буенча эшкә керә.

"Тәҗрибәле ветеринария табибының хезмәте һәм белемнәре агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан бик кирәк. Безнең республика терлекчелек продукциясе җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияләргә ия. Шуңа күрә сез һәрвакыт практикада үз белемнәрегезне куллана аласыз, ә сезнең производствода алган эш тәҗрибәгез киләчәктә үсеш нигезе булачак», - дип билгеләп үтте ул.

Очрашу ахырында Алмаз Хисаметдинов ветеринария клиникасын карап чыкты һәм уку процессы белән танышты.

Якын арада мондый очрашуларны Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International