Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
«Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» исеменә Татарстан Республикасы «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ Бактериология бүлегенең ветеринария табибы Людмила Салина һәм лаборатория мөдире, «Тәтеш район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең ветеринария табибы-бактериологы Людмила Панова лаек булды.