Бөек Новгородта 25 апрельдән 29 апрельгә кадәр "Яшь профессионаллар Worldskills Russia" Милли чемпионатының IX финалында "Ветеринария"компетенциясе буенча катнашу хокукына сайлап алу ярышлары уза. Анда тумышы белән Тәтеш районыннан булган, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенты Спирина Татьяна чемпионатта Татарстан Республикасы данын яклап көч сынаша.
Бүген Минзәлә районында ветеринария белгечләре семинар-киңәшмәсендә чыгыш ясаганда Алмаз Хисаметдинов 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләүгә, сыйфатлы азык ашатуга аеруча зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.
Бүгенге көндә COVID-19 кешеләр арасында киң таралган вакытта, кеше белән якын элемтәдә булган хайваннарның да Сарс-CoV-2 вирусы белән авырып китүләре ихтимал. Чөнки кешеләр һәм хайван авырулары уртак булырга мөмкин (мәсәлән, зоонозлар). COVID-19 белән авыручыларга яки шул авыруга ошаган симптомнар булган кешеләргә түбәндәгеләр киңәш ителә:
Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкчесе итеп Фәйзрахманов Руслан Ринат улы билгеләнде.
Бүген Бөек Новгородта Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев "Яшь профессионаллар Worldskills Russia" Милли чемпионатының IX финалына сайлап алу ярышлары ачылышында катнашты. Айрат Гәрәев бирегә Татарстан Республикасы исеменнән "Ветеринария" компетенциясе буенча ярышларны оештыручы буларак килде.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов конавирус инфекциясеннән вакцина ясатты. Вакциянацияне ул Казан шәһәренең 2нче санлы поликлиникасында үтте.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасына кергән районнарның ветеринария идарәләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Яңа Чишмә муниципаль районының дәүләт ветеринария берләшмәсе идарәсенә яңа җитәкче итеп Никитин Андрей Михаил улы билгеләнде.
Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Якутиядән килгән рәсми кунаклар Тукай районының терлекчелек хуҗалыкларында булды. Биредә алар район ветеринария берләшмәсе һәм ветеринария лабораториясе эшчәлеге белән танышты. Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чит төбәктән килгән кунаклар Тукай районы терлекчелек хуҗалыкларына югары бәя биргән.