Бөек Новгородта "Яшь профессионаллар Worldskills Russia" Милли чемпионатының сайлап алу ярышлары ачылды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бүген Бөек Новгородта Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев "Яшь профессионаллар Worldskills Russia" Милли чемпионатының IX финалына сайлап алу ярышлары ачылышында катнашты. Айрат Гәрәев бирегә Татарстан Республикасы исеменнән "Ветеринария" компетенциясе буенча ярышларны оештыручы буларак килде. 

Эш визиты барышында Айрат Гәрәев Түбән Новгород өлкәсе ветеринария комитеты рәисе белән очрашты. Шулай ук ул Түбән Новгород шәһәр ветеринария станциясе башлыгы Елена Федотова һәм Новгород өлкәсенең өлкә ветеринария лабораториясе җитәкчесе белән очрашты һәм ведомстволарның эшчәнлеге белән танышты. Очрашуда катнашучылар контактлар алмашты һәм алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International